Онлайн трансляция

Свернуть

Нәзарәт татарлар арасында “Оста вәгазьче” бәйгесен игълан итә

Нәзарәт татарлар арасында “Оста вәгазьче” бәйгесен игълан итә

https://tnv.ru

10 Ноябрь 2021, 11:34

155

0

Нәзарәт татарлар арасында “Оста вәгазьче” бәйгесен игълан итә
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Оста вәгазьче» төбәкара дини бәйгесен башлавы турында игълан итте.

Иҗади ярыш татар-мөселман яшьләрен һәм җәмгыятен рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләргә, катнашучыларның татар телендә чыгыш ясау һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, ораторлык осталыгына ия талантлы татар шәхесләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Бәйгедә үз көчләрен 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар сыный алачак. Конкурсның төп шарты буенча алар имам, хәзрәт һәм мәчет-мәдрәсәдә мөгаллим булып эшләүче булырга тиеш түгел.

Тулырак мәгълүмат: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров