Онлайн трансляция

Свернуть

Диния нәзәрәте татар батыры образын торгыза

Диния нәзәрәте татар батыры образын торгыза

https://tnv.ru

02 Декабрь 2021, 15:47

694

0

Диния нәзәрәте татар батыры образын торгыза
Татарстан мөселманнары диния нәзарәте татар батыры образын кайтару өстендә эшли башлаган. Бу турыда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Изге әманәт” бәйгесенә нәтиҗә ясау тантанасында сөйләде, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы.

Мөфтият Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында шактый эшләр башкарган. Аларның иң уңышлылары – беренче татар онлайн мәдрәсәсе. Ел дәвамында анда 50 000 шәкерт” укыган”. 400е дипломнар алган. Онлайн мәдрәсәдә Россия генә түгел, Казахстан, Үзбәкстан, хәтта Кытай белән Америка шәкертләре дә укыган. Тагын бер мөһим проект – “Казан басмасы” татар милли компьютер шрифтын эшләү.

Әлеге шрифт нигезендә яңа Коръән басмасын әзерләнгән. Тиздән тагын бер кызыклы проект барлыкка киләчәк. Анысы – “Туган батыр” образы.

"Татар батыры образы югалды. Без аны кире кайтару өстендә эшләячәкбез. Татар әкиятләре, комикслар, компьютер уеннары, мультфильмнар өчен ул яңа герой булачак. Проект Президентның мәдәни башлангычлар фонды грантына ия булды. Без аны “Туган авылым” милли комплексы белән берлектә эшләргә җыенабыз", – дигән мөфти.

Фото: Татар-информ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров