Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Җәмигъ мәчете урыны билгеләнгән

Татарстанда Җәмигъ мәчете урыны билгеләнгән

https://tnv.ru

14 Январь 2022, 10:41

4921

0

Аны Кремльнең каршы як ярында Казансу елгасы буенда төзергә җыеналар.

Татарстанда Җәмигъ мәчете урыны билгеләнгән
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җәмигъ мәчете кирмәннең каршы ягында Казансу елгасы ярында төзеләчәген әйткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

"Төзелеш урыны якынча билгеле. Казансу елгасының каршы ягында, анда метро бар, күренеш матур. Әмма безгә килештерү процедурасын узарга кирәк", - дип әйткән Рөстәм Миңнеханов.

Бина 10 меңгә якын кеше кабул итә алыр дип көтелә. Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүнең расланган планына кертелде.

Архивное фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров