Онлайн трансляция

Свернуть

Камил хәзрәт Сәмигуллин Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салыну вакытын әйтте

Камил хәзрәт Сәмигуллин Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салыну вакытын әйтте

https://tnv.ru

21 Январь 2022, 15:19

3196

0

Камил хәзрәт Сәмигуллин Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салыну вакытын әйтте
Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә беренче нигез ташын май бәйрәмнәре вакытында салырга ниятлиләр. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдергән.

«Булачак мәчетнең нигезенә беренче ташны май бәйрәмнәре вакытында салу ниятләнә. Ә Татарстанда, объектка беренче таш салгач, ул һәрвакыт төзелеп бетә. Шунлыктан мәчет тә төзелер, иншаллах», — дип ачыклык керткән Камил Сәмигуллин.

Мәчет Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү буенча федераль чаралар планына кертелгән.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров