Онлайн трансляция

Свернуть

Мөфти Татарстан колонияләрендә мөселман тоткыннарына кысыр ризык ашау мөмкинлеген булдыруны хәл итү юлларын ачыкларга кушты

Мөфти Татарстан колонияләрендә мөселман тоткыннарына кысыр ризык ашау мөмкинлеген булдыруны хәл итү юлларын ачыкларга кушты

https://tnv.ru

28 Февраль 2022, 15:53

794

0

Мөфти Татарстан колонияләрендә мөселман тоткыннарына кысыр ризык ашау мөмкинлеген булдыруны хәл итү юлларын ачыкларга кушты
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Ярдәм” мәчете һәм “Ярдәм-Помощь” хәйрия фонды комплексында булган. Биредә ул фондның агымдагы эшчәнлеген өйрәнде, шулай ук фондның күпфункцияле спорт үзәге белән танышты, дип Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итте.

Моннан тыш, фонд Советы рәисе, мөфти киңәшчесе, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов Татарстандагы төзәтү учреждениеләрендә дин тотучылар арасында дәгъвәт эшчәнлеге һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында сөйләде.

Әңгәмә барышында мөфти Камил хәзрәт Илдар хәзрәткә республиканың барлык төзәтү колонияләрендә җәза үтүче мөселманнарга кысыр(постный) меню кертү һәм сайлап алу мөмкинлеген булдыру мәсьәләсенең хәл итү юлларын ачыкларга кушты. Хәзерге вакытта төрмәчеләр мөфтият тарафыннан хәләл ризык белән Рамазан аенда һәм Корбан бәйрәме көннәрендә генә тәэмин ителә. Хәләл туклануны төзәтү учреждениеләрендә башка вакытларда оештыру өчен техник мөмкинлекләр юк. Ә кысыр ризыклар намаз укучы тоткыннар өчен хәләл булмаган ризыкны даими рәвештә алыштыра алыр иде.

Хәзрәтләр шушындый тәкъдим белән Россиянең Динара Советына мөрәҗәгать итү мөмкинлеген карадылар. Әлеге башлангыч Россия төрмәләләрендә төрле дин тотучыларның мәнфәгатьләрен яклау йөзеннән гамәлгә ашырыла алыр иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур тәрбия эше алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе буларак, Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров