Онлайн трансляция

Свернуть

Имамнар Татарстан колонияләрендә Корбан бәйрәменә әзерлек турында фикер алышты

Имамнар Татарстан колонияләрендә Корбан бәйрәменә әзерлек турында фикер алышты

https://tnv.ru

01 Август 2019, 15:08

320

0

Кичә, Зөлкагдә аеның 28-нче көнендә, Казанның “Ярдәм” мәчетендә Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә эшләүче имамнар катнашында очрашу уздырылды.

Имамнар Татарстан колонияләрендә Корбан бәйрәменә әзерлек турында фикер алышты
Кичә, Зөлкагдә аеның 28-нче көнендә, Казанның “Ярдәм” мәчетендә Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә эшләүче имамнар катнашында очрашу уздырылды.  Эшлекле киңәшмәне ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов үткәрде. Бу хакта Татарстан Республикасының Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

Очрашу барышында имамнар төзәтү учреждениеләрендә Корбан бәйрәменә әзерлек, шул исәптән колонияләргә хөкем ителгәннәр өчен корбан итен тапшыру мәсьәләләре каралды. Баш имам-куратор Марсель хәзрәт Мингалиев билгеләп узганча, корбан итен тапшыру традициясе инде берничә ел рәттән гамәлгә ашырыла. Иректән мәхрүм ителгәннәрнең һәркайсы, милләтенә һәм диненә карамастан, бу бәйрәмне ихластан көтеп ала. Үзләре турында кайгыртуларын тоеп, тоткыннарның күңелләре йомшара. Имамнарның бурычы – корбан итен республиканың барлык колонияләренә, хәтта иң ерактагыларына да, вакытында тапшыру, дип ассызыклады Марсель хәзрәт.

Шунысын билгеләп үтик: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып 2016 елдан Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән республиканың төзәтү колонияләрендә җәза үтүче мөселманнар арасында тәрбия эше алып бару буенча хезмәттәшлек тора. Хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак республиканың барлык колонияләрендә бүгенге көндә гыйбадәт кылу бүлмәләре булдырылган. Аларга намаз укучы, ураза тотучы һәм шәригать кануннарын үтәүче биш йөздән артык тоткын йөри. Һәрбер төзәтү учреждениесенә тәҗрибәле, махсус белем күнекмәләренә ия имамнар беркетелгән, алар Җәзаларны үтәү федераль хезмәте вәкилләре белән тыгыз багланышта тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу буенча зур эш алып баралар. Моннан тыш, тоткыннарны тикшерү узган дини әдәбият белән тәэмин итү, мөселман бәйрәмнәре уңаеннан чаралар оештыру, шулай ук вәгазь кичәләре һәм Коръән укучылар конкурсы үткәрү буенча эш җайга салынган.

Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Республикасы башка төбәкләр арасында дини оешмаларның тоткыннар белән эшләве өлкәсендә әйдәп баручы буларак танылу алды.

фото: http://dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров