Онлайн трансляция

Свернуть

Рамазан ае кайчан башланачак?

Рамазан ае кайчан башланачак?

https://tnv.ru

15 Март 2022, 09:12

1123

0

Рамазан ае кайчан башланачак?
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Рамазан ае кайчан башланачагын искә төшерде.

Татарстан мөфтияте Казыйлар шурасының 2022 елда Татарстанда Рамазан аен үткәрү мәсьәләсе буенча чираттагы утырышы узды. Җыелышта Рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр санына, фидия һәм фитыр сәдакаларына кагылышлы дини сорауларны тикшерделәр.

Беренче чиратта хәзрәтләр уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде. 1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла, 2 апрель (шимбә) – уразаның беренче көне. 30 апрельдә – соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) – уразаның соңгы көне, 2 майда – Ураза бәйрәме.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров