Онлайн трансляция

Свернуть

Фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле

Фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле

https://tnv.ru

15 Март 2022, 10:13

1697

0

Фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле
Татарстан мөфтияте Казыйлар шурасының 2022 елда Татарстанда Рамазан аен үткәрү мәсьәләсе буенча чираттагы утырышы узды. Җыелышта Рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр санына, фидия һәм фитыр сәдакаларына кагылышлы дини сорауларны тикшерделәр.

Беренче чиратта хәзрәтләр уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде. 1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла, 2 апрель (шимбә) – уразаның беренче көне. 30 апрельдә – соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) – уразаның соңгы көне, 2 майда – Ураза бәйрәме.

Утырыш барышында нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре билгеләнде. Дин әһелләре зәкят түләү өчен нисабны 620 000 сум күләмендә билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 150 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Тәравих намазы барлык мәчетләрдә дә тулы күләмдә, 20 рәкәгать итеп укыла.

Белешмә:

Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр сәдакасы бирү - һәр мөселманга да вәҗиб гамәл. Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасын мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров