Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөфтие Бәраәт кичәсе уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Бәраәт кичәсе уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

https://tnv.ru

17 Март 2022, 09:51

4758

0

Татарстан мөфтие Бәраәт кичәсе уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте
Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе - Бәраәт кичәсе керә. Ул Изге Рамазан аеннан ике атна алдан җитә.Шул уңайдан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты.

"Дин кардәшләребез елның иң бәрәкәтле чорын зарыгып көтә, шуңа дулкынлануларының чиге юк – без тәүге тәравих намазына көннәр саный башладык, йөрәкләребез якынлашып килүче Рамазан Шәриф аенда Аллаһының ризалыгына һәм мәгъфирәтенә ирешергә насыйп булыр дигән өметләр белән мөлдерәмә тулды. Бәраәтне дә безгә Рәхимле һәм Шәфкатьле Раббыбыз гөнаһлардан чистарыну өчен биргән. Хәдистә бу хакта болай диелә:

«Хактыр ки, Аллаһының Рәхмәте Шәгъбан аеның төн уртасына иңдерелә, Аның бөтен мәхлүклары, мөшрикләр һәм бидгать кертүчеләрдән башка, гөнаһлардан гафу ителә».

Бәраәт кичәсе мөселманнарның исенә шуны төшерә: Аллаһ – барын да Белүче, Ул безнең калебләребездә һәм намусларыбызда сакланучы серләрдән Хәбәрдар; һәм Аллаһ – Рәхимле, Гафу итүче, безнең гөнаһларны Яшерүче. Бу кичә һәркемнең фани тормышы бетәчәген һәм һәр кешенең, кылган гөнаһлары өчен җавап тотар өчен, Раббыбыз каршына басачагын да кисәтә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсен ваемсызлыкта уздырырга ярамый, киресенчә, үзебезнең гамәл һәм ниятләребез турында, хата-кимчелекләребез, гөнаһларыбыз хакында уйланырга, Яралтучыбыздан гафу сорарга кирәк. Аның мәгъфирәте мөселманнарны ике дөнья бәхетенә ирештерер, иншәАллаһ.

Барлык дин кардәшләргә Бәраәт кичәсен Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып, Коръән, салаватлар һәм намаз укып үткәрергә телим. Раббыбыз безгә, шушы ниятләрне ихласлык белән башкарып чыгу өчен, көч бирсен, тәүбәләребезне кабул итсен һәм Үзенең рәхмәтен насыйп әйләсен. Амин!", - диелә хәбәрдә.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров