Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллыда Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогына Россиякүләм көрәш турниры узачак

Чаллыда Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогына Россиякүләм көрәш турниры узачак

https://tnv.ru

21 Март 2022, 16:18

3313

0

Чаллыда Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогына Россиякүләм көрәш турниры узачак
2022 елның 26 мартында Яр Чаллы шәһәрендә мөселманнар арасында татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Россиякүләм турнир үтәчәк. Бәйге 13 тапкыр Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россиянең һәм Татарстанның көрәш федерацияләре һәм Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла. Быел көрәштә командалар арасында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогы, ә үз авырлык категориясендә беренче урын алучылар арасында җирәбә уйнату нигезендә хаҗга юллама уйнатылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте.

Чаллының “Витязь” спорт комплексында узачак ярышта Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 100гә якын спортчының катнашуы көтелә.

Көрәшкә 18 яше тулган, намаз укучы, тиешле физик әзерлеккә һәм медицина рөхсәтенә ия мөселманнар кертелә. Катнашучылар үлчәнгәнгә кадәр намаз уку кагыйдәләрен белү буенча тест биремнәре үтәчәкләр. Спортчыларның көрәш спорт киемнәреннән һәм түбәтәйдән булулары шарт.

Милли көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә, кул көрәше буенча ярышлар – 65 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә узачак. Бәйгенең төп хөкемдары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Турнирның рәсми ачылышы 10:00 сәгатьтә башлана, ә катнашучыларны үлчәү 8:00-09.00 сәгатьтә башкарылачак. Барлык сораулар буенча +7 (8552) 56-65-99 (Яр Чаллы мөхтәсибәте) телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров