Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөселманнары тренер Айрат Кәлимуллин белән хушлашты

Татарстан мөселманнары тренер Айрат Кәлимуллин белән хушлашты

https://tnv.ru

24 Март 2022, 17:47

5053

0

Татарстан мөселманнары тренер Айрат Кәлимуллин белән хушлашты
Бүген, 24 март, өйлә намазыннан соң Казанның Тынычлык мәчетендә Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Кәлимуллин белән хушлашу чарасы узды. Мәрхүмгә җеназа намазын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Айрат Дамир улы белән хушлашырга аның күпләгән шәкертләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар, мәхәллә халкы килгән иде. Алар мәрхүм хакында җылы истәлекләре белән бүлештеләр, гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар.

Айрат Дамир улы Кәлимуллин Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде. Ахырдан Коръән сүрәләре укып, җыелган халык мәрхүмнең гөнаһ, хата-кимчелекләре кичерелүен, мәңгелек урыны оҗмах түрләрендә насыйп булуын сорап дога кылды. Исегезгә төшерәбез, танылган тренер, каты авырудан соң, кичә бакыйлыкка күчте.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров