Онлайн трансляция

Свернуть

Ураза, тәравих һәм сәдака - Рамазанның төп сорауларына җавап

Ураза, тәравих һәм сәдака - Рамазанның төп сорауларына җавап

https://tnv.ru

04 Апрель 2022, 10:00

1538

0

Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

Ураза, тәравих һәм сәдака - Рамазанның төп сорауларына җавап
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтында “Рамазан-2022: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлаган. Барлык мөселманнар да үзен кызыктырган төп сорауларга җавап таба ала.

Сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Аерым алганда, әлеге сәхифәдә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2022 елда Рамазан аенда фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башка мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар