Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда X Республикакүләм ифтарда 10 мең кешене кабул итәчәкләр

Казанда X Республикакүләм ифтарда 10 мең кешене кабул итәчәкләр

https://tnv.ru

04 Апрель 2022, 12:59

1299

0

Казанда X Республикакүләм ифтарда 10 мең кешене кабул итәчәкләр
2022 елның 30 апрелендә Татарстан мөселманнары Казанда X Республикакүләм ифтарга җыелачак. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан узачак.

Республикакүләм ифтар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак барс Арена” стадионы дирекциясе һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы тарафыннан оештырыла.

X республикакүләм ифтар 10 мең кешене кабул итәчәк. дип көтелә. Әлеге чара, алдагы елдагы кебек үк, “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәреләчәк.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризыкларны өләшү һәм ифтар тәмамланганнан соң җыештыру эшләрен башкару өчен 500 волонтер җәлеп ителәчәк.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров