Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете көннәрен раслады

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете көннәрен раслады

https://tnv.ru

11 Апрель 2022, 11:20

2022

0

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете көннәрен раслады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете көннәрен рәсми билгели торган указны имзалады. Тиешле документ Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

Быел Ураза бәйрәме 2 май, ә Корбан бәйрәме 9 июль булачак.

Исегезгә төшерәбез, Ураза бәйрәме - ислам календареның ике төп көненең берсе, ул изге Рамазан ае дәвамында дәвам иткән Уразаны тәмамлагач була. Бәйрәм итү традициясе Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г. в.) вакытыннан башлап, 624 елга барып тоташа. Корбан бәйрәме - Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач була һәм өч көн дәвам итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар