Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан районнарында ифтарлар уза

Татарстан районнарында ифтарлар уза

https://tnv.ru

13 Апрель 2022, 13:36

930

0

Татарстан районнарында ифтарлар уза
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында ифтарлар уздыра. Әлеге ифтарлар Татарстан Республикасы районнарында оештырыла һәм халыкның аз тәэмин ителгән катламнарын колачлый. Алар арасында аз керемле һәм күпбалалы гаиләләр, инвалид балалар тәрбияләүче әниләр, өлкән һәм авыру кешеләр бар.

Сез дә аз керемле дин кардәшләребез өчен авыз ачтыру мәҗлесен оештыруга берничә юл белән өлеш кертә аласыз. Барлык мәгълүматны биредә белә аласыз.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров