https://tnv.ru
18 Апрель 2022, 10:13
2408
0
Бу алтын һәм көмеш бәясе тотрыклы булу белән бәйле.

Татарстан мөфтияте Рамазан ае алдыннан Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән билгеләнгән зәкят һәм фитыр сәдакасы нисабы күләменең үзгәрүе турында хәбәр итә. Үзгәрешләр хәзерге вакытта алтын һәм көмеш бәясенең сату-алу базарында тотрыксыз булуы белән бәйле, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Шулай итеп, 2022 елның 15 мартына фитыр сәдакасы түләү өчен 58 000 сум һәм зәкят түләү өчен 620 000 сум күләмендә билгеләнгән нисаб күләмнәре актуальлеген югалтты. 2022 елның 15 апреленә фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 39 865 сум, зәкят чыгару өчен нисаб күләме — 439 110 сум.
Түләүләр буенча үзгәрешләр булган очракта актуаль мәгълүматны ТНВ яки Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтларында белә аласыз.
Зәкят түләү өчен нисаб түбәндәге формула буенча исәпләнә: 85 х [бер грамм алтын бәясе, аны РФ Үзәк банкы сайтында карарга мөмкин cbr.ru/hd_base/metall/metall_base_new/].
Фитыр сәдакасы бирү өчен нисаб күләме түбәндәге формула буенча исәпләнә: 595 х [бер грамм көмеш бәясе, аны РФ Үзәк банкы сайтында карарга мөмкин: cbr.ru/hd_base/metall/metall_base_new/].
Фитыр сәдакасы һәм фидия күләмнәре үзгәрешсез кала.
Нисаб ул — мөселман кешесенең әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитыр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0