Онлайн трансляция

Свернуть

Игътибар! Зәкят һәм фитыр нисабы күләме кабат үзгәрә

Игътибар! Зәкят һәм фитыр нисабы күләме кабат үзгәрә

https://tnv.ru

20 Апрель 2022, 12:10

2380

0

Үзгәрешләр хәзерге вакытта алтын һәм көмеш бәясенең сату-алу базарында тотрыксыз булуы белән бәйле.

Игътибар! Зәкят һәм фитыр нисабы күләме кабат үзгәрә
2022 ел апрель аеның 19 көненә зәкят һәм фитыр сәдакасы түләү өчен нисабларның яңа күләменәрен билгеле. Алар Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында басылып чыкты.

- фитыр түләү өчен нисаб — 38 675 сум;

- зәкят түләү өчен нисаб — 426 275 сум.

Үзгәрешләр хәзерге вакытта алтын һәм көмеш бәясенең сату-алу базарында тотрыксыз булуы белән бәйле. Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, Татарстан мөфтияте рәсми сайт аша нисабларның яңа күләме турында үзгәргән саен хәбәр итәчәк. Мөселманнар өчен мәҗбүри түләүләрне түләр алдыннан сайтта бирелгән нисабның актуаль күрсәткечләренә игътибар итәргә яки мөстәкыйль рәвештә нисаб күләмен исәпләп чыгарырга киңәш итәбез.

Зәкят түләү өчен нисаб түбәндәге формула буенча исәпләнә: 85 х [бер грамм алтын бәясе, аны РФ Үзәк банкы сайтында карарга мөмкин cbr.ru/hd_base/metall/metall_base_new/].

Фитыр сәдакасы бирү өчен нисаб күләме түбәндәге формула буенча исәпләнә: 595 х [бер грамм көмеш бәясе, аны РФ Үзәк банкы сайтында карарга мөмкин: cbr.ru/hd_base/metall/metall_base_new/].

Фитыр сәдакасы һәм фидия күләмнәре үзгәрешсез кала.

Нисаб ул – мөселман кешесенең әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитыр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров