Онлайн трансляция

Свернуть

Онытылып ашап яки эчеп куйсаң Ураза бозыламы?

Онытылып ашап яки эчеп куйсаң Ураза бозыламы?

https://tnv.ru

21 Апрель 2022, 10:35

999

1

Җавапны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков бирде.

Онытылып ашап яки эчеп куйсаң Ураза бозыламы?
Рамазан уразасы вакытында бөтенебез диярлек очраша торган хәлләр турында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков белән әңгәмәдә кордык.

Рамазан Уразасында килеш, онытылып ашап куйсаң, Уразаны дәвам итәргәме? Аны кабат кайтарып тотаргамы?

«Әгәр дә мөселман онытылып ашый яки эчә башлый икән, яки Уразаны боза торган гамәл башкара икән, әмма искә төшергән вакытта ул гамәлне туктата икән, Уразасы бозылмаган була, аны дәвам итә. Тик бер шарты бар — ул гамәлне туктатырга кирәк. Кеше авызын тутырса, хәтта бер-ике йотым да ясаса, ул гамәлне туктатырга тиеш. Ризыкны чыгарырга, авызны чайкарга кирәк. Ул вакытта кеше Уразаны дәвам итә, кайтарып тотарга кирәк түгел», — дип җавап бирде хәзрәт.

Исегезгә төшерәбез, Булат хәзрәт Ләйсирә Фазлыеваның «Мөселман кешесе бер генә көн Ураза тота алса, аның бурычы җилкәсеннән төшәчәкме?», — дигән соравына да җавап биргән иде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Роза

Коронавирустан сон Хэтер начарланды. Була шул онытып Су эчеп куйган чаклар. Кызганычка каршы

Аватар

Новости партнёров