Онлайн трансляция

Свернуть

Пасха гыйбадәтеннән соң Казан халкы өчен махсус автобуслар биреләчәк

Пасха гыйбадәтеннән соң Казан халкы өчен махсус автобуслар биреләчәк

https://tnv.ru

21 Апрель 2022, 12:12

329

0

Пасха гыйбадәтеннән соң Казан халкы өчен махсус автобуслар биреләчәк
24 апрельдә, пасха гыйбадәте тәмамланганнан соң, махсус җәмәгать транспорты эше оештырылачак. «Үзәк стадион» тукталышына 2:00 сәгатьтә биш автобус киләчәк, алар халыкны шәһәрнең барлык районнарына алып барачаклар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Автобуслар Меңьеллык мәйданыннан түбәндәгечә маршрутларда хәрәкәт итәчәк:

Совет районы юнәлешендә Дәрвишләр торак массивына кадәр;

Азино-1 торак массивына кадәр (Совет мәйданы аша);

«10 микрорайон» тукталышына кадәр;

Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарына;

Киров районына.

Автобусларның хәрәкәте пассажирлар таләбе буенча тукталышлар ясап оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 23 апрельдән 24 апрельгә каршы төндә, Изге Пасха бәйрәмендә, архипастырь Казан Изге Ана иконасы соборында Пасха гыйбадәтләрен җитәкләячәк: 23:30 сәгатьтә - төн уртасы гыйбадәте, 23:55тә - тәре йөреше, 00:00 сәгатьтә - Пасха иртәнге гыйбадәте һәм Бөек литургия.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров