Онлайн трансляция

Свернуть

"Ярдәм-Помощь" хәйрия фонды һәм Россия ислам институты арасында мөселман журналистларын әзерләүдә килешү имзаланды

"Ярдәм-Помощь" хәйрия фонды һәм Россия ислам институты арасында мөселман журналистларын әзерләүдә килешү имзаланды

https://tnv.ru

21 Апрель 2022, 16:18

657

0

"Ярдәм-Помощь" хәйрия фонды һәм Россия ислам институты арасында мөселман журналистларын әзерләүдә килешү имзаланды
Кичә, 20 апрель, «Ярдәм-Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды журналистлар ифтары уздырды. Бирегә фонд белән тыгыз элемтәдә булган журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, Ярдәм мәчетенә йөрүче мөселманнар һәм мәчет хезмәткәрләре җыелган иде.

Атаклы кунак буларак мәҗлескә Россия ислам институты ректоры Рафик Мөхәммәтшә улы Мөхәммәтшин чакырылды. Ифтар барышында «Ярдәм-Помощь» гомумилләт хәйрия фонды һәм Россия ислам институты арасында социаль темаларны яктыртучы мөселман журналистларын әзерләүдә хезмәттәшлек-килешү имзаланды. Рафик Мөхәммәтшин быел институтта мөселман журналистларының белем алуларын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, ул белгечләр саны әле артачак кына.

«Хәйрия фондына быел рәсми рәвештә 15 ел була. 15 ел күп тә түгел кебек, әмма артка борылып караганда без күпне күрәбез. Безнең дусларыбыз аша меңләгән мөселман ярдәм алды. Кечкенәдән ярдәм алган мөселманнар хәзер балалары белән киләләр. 15 ел эчендә кечкенә генә шәһәр янындагы мәчеттән, 10 юнәлештә эш алып барган зур мәчеткә әйләндек. Бу уртак юлыбызның башы гына дип ышанам», — диде «Ярдәм-Помощь» Фонд Советы рәисе Илдар Бәязитов.

«Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды ярдәмендә көн саен 1500 мөселман авыз ача. Ифтар ризыкларының 1000 волонтерлар ярдәме белән өйләргә таратыла, 500 мәчеттә Ифтар мәҗлесләрендә бирелә.

Фото: «Ярдәм-Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров