Онлайн трансляция

Свернуть

X Республика ифтары: Кайдан билет алырга, ничәдә башлана һәм ничек барып җитәргә?

X Республика ифтары: Кайдан билет алырга, ничәдә башлана һәм ничек барып җитәргә?

https://tnv.ru

25 Апрель 2022, 13:30

1019

0

X Республика ифтары: Кайдан билет алырга, ничәдә башлана һәм ничек барып җитәргә?
Киләсе шимбәдә Казанда унынчы мәртәбә Республика ифтары узачак. Анда 10 мең кеше җыелыр дип көтелә. Быел ул Идел Буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. ТНВ ифтарның ничәдә башланачагын, кайда узачагын һәм кайдан билет алып булуын ачыклады.

Республикакүләм ифтарга 10мең кешене кабул итәргә әзерләнәләр. Ул узган елдагыча Казан Экспо үзәгендә узачак. Башкала кунаклары үзәк вокзалдан электричкада килә алачаклар. Кайту юлында да шушы ук транспорт чарасы булыр дип көтелә.

Икътисадый санкцияләр республика ифтарының чыгымнарын арттырган. Азык-төлек алу өчен акчаны алда исәпләнгәннән 20процентка күбрәк тотарга туры килә. Иң зур ифтар өчен 2 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка азык-төлек алганнар. Кунакларны каршы алу, табын әзерләшү өчен 16 яше тулган 500 волонтер җәлеп итәргә планлаштыралар. Барлык санитар нормалар да үтәләчәк.

Быел ифтарга чакыру билетлары электрон булачак. Аларны мөхтәсибәтләрдән, Казан мәчетләреннән һәм Татарстан мөфтиятеннән алырга була. Мохтаҗлармы,аз керемлеләрме, яисә җитәкче һәм рәсми затлармы — беркемгә дә аерым өстенлек бирелми. Ифтарга барысы да килә ала. Чит ил кунаклары да чакырулы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров