Онлайн трансляция

Свернуть

Кол Шәриф мәчете туристлар өчен ябыла

Кол Шәриф мәчете туристлар өчен ябыла

https://tnv.ru

27 Апрель 2022, 10:39

1171

0

Бу Ураза гаетендә бәйрәм намазын уздыру белән бәйле.

Кол Шәриф мәчете туристлар өчен ябыла
Казанда Ураза гаете алдыннан Кол Шәриф мәчете туристлар өчен ябык булачак. Мәчеткә 1 майның 19:00 сәгатеннән 2 майның 9:00 сәгатенә кадәр кереп булмаячак. Бу бәйрәм намазы уздыру белән бәйле.

Казан Кремленә килергә теләүчеләрнең барысыннан да мәчеткә кереп булмавын исәпкә алуны сорыйлар, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 2 майда маршрутлары шәһәр мәчетләре янында уза торган автобуслар һәм троллейбуслар 5:00 сәгатьтә йөри башлаячак.

Аңа кадәр, 30 апрельдә X Республика ифтары кунаклары өчен Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары йөриячәк.

Фото: Наталья Левчук

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров