Онлайн трансляция

Свернуть

Игътибар! Зәкят һәм фитыр нисабы күләме кабат үзгәрде

Игътибар! Зәкят һәм фитыр нисабы күләме кабат үзгәрде

https://tnv.ru

28 Апрель 2022, 12:09

1216

0

Игътибар! Зәкят һәм фитыр нисабы күләме кабат үзгәрде
2022 елның 26 апрелендә фитр һәм зәкят нисаблары күләме кабат үзгәрде. Бу кыйммәтле металлар базарының тотрыксыз булу белән бәйле, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы Татарстанда Рамазан аена фитр һәм зәкят нисаблары күләмен раслады:

- фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 44 700 сум (көмеш буенча);

- зәкят чыгару өчен нисаб күләме — 442 000 сум (алтын буенча).

Шулай итеп, элегрәк билгеләнгән нисаб күләмнәре актуальлеген югалта.

Фитр сәдакасы һәм фидия күләмнәре үзгәрешсез кала: фитр сәдакасының минималь күләме арпа белән исәпләгәндә - 150 сум, максималь күләме йөзем белән исәпләгәндә - 800 сум. Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Нисаб ул — мөселман кешесенең, әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш, ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров