https://tnv.ru
29 Апрель 2022, 17:40
1657
0
2022 елның хаҗ сезонында квоталар 2020 елгы квоталар күпкә кимерәк.
Бүген РФ Федерация Советы бинасында РФ Хакимиятенең дини берләшмәләр мәсьәләләре Комиссиясенең хаҗ эшләре буенча вәкаләт иясе Ильяс Умаханов рәислегендә 2022 елда хаҗны оештыру буенча киңәйтелгән утырыш узды. Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте мәтбугат хезмәте.
2022 елның хаҗ сезонында квоталар 2020 елгы квоталар күпкә кимерәк. Согуд Гарәбстаны дөньядагы барлык илләр өчен дә урыннарны киметкән. Шул рәвешле, Татарстан Диния Нәзарәте өчен 810 урын күләмендә квота бирелде.
Барлыгы Согуд Гарәбстаны 2022 елда квоталарны 1 млн урынга кадәр кыскартты (2020 елда 3 млн урын иде). Россия мөселманнары өчен 11 318 урын бүлеп бирелде (2020 елда – 25500 урын иде).
Чагыштыру өчен Дагыстан мөфтияте өчен 4 650 урын, Чечня нәзарәте өчен – 1320 урын, Кырым нәзарәте өчен – 270 урын, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге өчен – 580 урын, Башкортостан нәзарәте өчен – 300 урын бүлеп бирелде.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0