Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Рамазан аенда 4 780 кешегә ярдәм күрсәтелгән

Татарстанда Рамазан аенда 4 780 кешегә ярдәм күрсәтелгән

https://tnv.ru

06 Май 2022, 10:42

667

0

Татарстанда Рамазан аенда 4 780 кешегә ярдәм күрсәтелгән
Татарстан Республикасында Диния нәзарәте тарафыннан Рамазанда үткәрелә торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны тәмам.

Марафонның иң төп нәтиҗәләреннән берсе авыру сабыйларны дәвалау өчен акча җыю белән бәйле. Акция Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче 20 балага тернәкләнү һәм дәвалау курсларын узарга мөмкинлек бирде. 2-16 яшьтәге бу балалар церебраль паралич, спастик тетрапарез, баш миендә тайпылышлар булу, генетик фармакорезистент эпилепсия, сөйләм үсешендә тайпылышлар, дизартрия, дислалия, психо-сөйләм үсеше тоткарлану, диффуз-мускул гипотониясе, үзәк нерв системасының резидуаль-органик зарарлануы, сул яктагы гемипарез, баш миенең җитешсезлеге һәм башка авыр диагнозлар белән көрәшә.

Нәтиҗәдә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондының исәп-хисап счетына 1 400 000 сумнан артык акча килгән. Фитр сәдакасы һәм фидия күпбалалы гаиләләргә, балаларын ялгыз тәрбияләүче аналарга, ялгыз гомер итүче өлкәннәргә һ. б. тапшырылган.

Хәйрия марафонының тагын бер юнәлеше Татарстанның аз керемле гаиләләренә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү белән бәйле иде. Ай дәвамында «Зәкят» хәйрия фонды 550 дән артык мохтаҗ гаиләне 3,5 тоннадан артык азык-төлек белән тәэмин иткән.

Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды 34 махсус хәйрия ифтары уздырды, аларда бөтен республикадан 3725 мохтаҗ авыз ачкан.

Рамазан аена шулай ук Луганск һәм Донецкидан килгән качакларга да хәйрия ярдәме күрсәтелгән. 462 качакка гомуми авырлыгы 310 кг булган шәхси гигиена әйберләре бирелгән.

Шулай итеп, Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны кысаларында барлыгы 4 780 кешегә ярдәм күрсәтелде.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров