https://tnv.ru
12 Май 2022, 12:41
605
0
Татарстанда елның иң зур вакыйгаларының берсе — Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1 100 ел тулуга багышланган чаралар башланырга бер атна калды. Кунакларны һәм татарстанлыларны нинди вакыйгалар көтә? Бу хакта тулырак ТНВ сюжеты аша белә аласыз.
Җәмигъ мәчетен төзи башлау Илел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган төп чараларның берсе. Ул 10 мең кешене сыйдырырга тиеш.
Бәйрәм чаралары 3 көн барачак. Алар башкалада башалнып китә. 19нчы майда Казансаммит ачыла. Аның төп темасы — хәләл индустриясе үсеше. Йөздән артык секция эшләр дип көтелә. Мастер класслар узачак. Бу форумга Россия һәм чит илләрдән 5 мең кеше килергә тиеш. «Россия — Ислам дөньясы» стратегик кузаллау төркеме утырышына да бөтендөньядан кунаклар чакырылган.
19 майдан алып 21 майга кадәр Татарстанда бөтенроссия дин әһелләре форумы узачак. Аның темасы — «Милли үзаң һәм дин». 1 100 дин әһеле Казанга җыела. Алар арсында Төркия мәчете имамы Исхак Даныш һәм Дубайдан мөселман галиме шәех Мәхмүт Ар Рави дә булачак. Тарихи дата уңаеннан Корьәннең 1803 елда эшләнелгән Казан басмасын кабат нәшер итәчәкләр.

Бүлешергә
Комментарии 0