https://tnv.ru
13 Май 2022, 17:36
1010
0
Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тулай торагы бинасын төзүгә Татарстан бюджетыннан 173,9 млн сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Тиешле тендерны дәүләт сатып алулары порталында бастырып чыгардылар.
Проект нигезендә, тулай торакның өч катлы җир өсте өлешендә 18 яшьтән өлкәнрәк егетләр өчен торак урыннар, шулай ук сауна һәм административ бүлмәләр урнашачак.
Моннан тыш, подвал катында тренажер залы, инвентарь бүлмәсе, персоналның ял итү бүлмәсе, душ һәм җыештыру бүлмәләре булачак. Бинаны 2022 елның 30 ноябренә кадәр төзү сорала. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе территориясендә Габдулла Тукай һәм Париж Коммунасы урамнары киселешендә урнашачак.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0