Онлайн трансляция

Свернуть

Корбан гаете ничәдә башлана?

Корбан гаете ничәдә башлана?

https://tnv.ru

07 Август 2019, 10:53

334

0

Быел Казанда гына 16 мәйданчыкта Корбан чалып булачак. Хәтта шәһәр үзәгендә дә.

Корбан гаете ничәдә башлана?
Тагын биш көннән бөтен мөселман дөньясы Корбан Гаетен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм вәгазе Казанда иртәнге дүрттә, гает намазы бишенче яртыда укылачак. Хәзер мал чалу мәйданчыкларын тәртипкә китерәләр, юалар, зурайталар. Башкалага сарыклар каян китереләчәк һәм бәйрәмгә әзерлек ничек бара? Руслан Хөснетдинов сюжетында.

Быел Казанда гына 16 мәйданчыкта Корбан чалып булачак. Хәтта шәһәр үзәгендә дә. Шуларның берсе "Мәрҗәни" мәчете каршындагы мәйданда.

"Бу елны "Мәрҗәни" мәчетендә дүрт Корбан чалу урыны оештырылды. Бу бер Корбан чалу урыны. Монда корбанлыклар тотылып, шушы урында чалу урыны оештырылган", - диде «Мәрҗани» мәчете имамы Ансар Мифтахов.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров