Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы кую тантанасы - туры трансляция

Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы кую тантанасы - туры трансляция

https://tnv.ru

20 Май 2022, 12:30

467

0

Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы кую тантанасы - туры трансляция
«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чаралардан турыдан-туры трансляция алып барачак.

Иң беренче трансляция — Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы кую тантанасы. Ул 20 май көнне Казанда «Кырлай» паркының элеккеге урынында узачак. Трансляция 12:50 сәгатьтә башланачак.

Трансляцияне «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында карый аласыз. Шулай ук интернет киңлекләрендә дә - «Телеканал ТНВ» Вконтакте төркемендә, «ТНВ» һәм «ТНВ Татарча» YouTube каналларында карый аласыз.


Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла торган төп чара 21 май көнне Болгарда узачак. «Изге Болгар җыены"на 7 ил һәм Россиянең 76 төбәгеннән 1100 имам киләчәк. Тантананың туры трансляциясе 11:00 сәгатьтә башланачак.

Моннан тыш, ТНВ үз тамашачылары өчен «Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган тантана"ны күрсәтәчәк. Чара 22 май 20:30 сәгатьтә узачак. Барлык чаралар турында ТНВ сюжетын карап белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров