Иске Татар бистәсендә Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр
https://tnv.ru
20 Май 2022, 13:40
328
0

20 май көнне Иске Татар бистәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узачак.
Зәйни Солтан урамындагы скверда «Илаһи моң» рухи мирас әсәрләрен башкаручылар фестиваль-конкурсы финалистлары, Коръән укучылар, шулай ук илнең төрле төбәкләреннән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Мәрҗани мәчете янындагы мәйданда ярминкә узачак, анда сувенир һәм хәләл продукция сатып алырга мөмкин булачак.
Бәйрәм чарасы 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында. Ул татар мәдәниятен һәм телен популярлаштыру, рухи мәдәният традицияләрен саклау, өйрәнү һәм яңадан торгызу, халык иҗаты әсәрләрен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0