https://tnv.ru
20 Май 2022, 14:50
858
0
Бүген Татарстан Республикасында зур бәйрәм. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы кую тантанасы узды. Әлеге изге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Татарстанда күп кенә мәчетләр халык ярдәме белән төзелде. Яңа Җәмигъ мәчете дә искәрмә түгел. Акча җыю белән «Игелек — Доброта» хәйрия фонды шөгыльләнәчәк. Һәр теләгән кеше бу изге эшкә үз өлешен кертә ала», — дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.
«Кадерле дуслар, Аллаһ тәгалә яңа мәчет төзелүгә догаларыгызны, ихлас ниятләрегезне кабул итсен. Халкыбызның дине ныгысын, Аллага тапшырып, эшебезне башлап җибәрәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Тантананың трансляциясен биредә карый аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0