Онлайн трансляция

Свернуть

“Әхмәдзәки” мәчетендә беренче мәхәллә бәйрәме үткән

“Әхмәдзәки” мәчетендә беренче мәхәллә бәйрәме үткән

https://tnv.ru

23 Май 2022, 12:08

758

0

“Әхмәдзәки” мәчетендә беренче мәхәллә бәйрәме үткән

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан барлык төп чаралар тәмамланганнан соң, 22 майда, Казанның «Әхмәдзәки» мәчетендә ачылыштан соң беренче тапкыр мәхәллә бәйрәме узды. Әлеге чарада Залесный бистәсендә һәм «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләр, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан килгән кунаклар да катнашкан, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бәйрәм мәчет ишегалдында башланган. Кунаклар барлык катнашучыларны сәламләгән һәм Татарстандагы иң матур мәчетләрнең берсе ачылу шатлыгын уртаклашканнар, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу датасының әһәмиятен искә алганнар һәм өммәтебезгә, Казан, Татарстан, бар Россия һәм илебездә яшәүче һәр гаиләгә иминлек сорап дога кылганнар.

Мәхәллә бәйрәме рәсми төстә ачылганнан соң, яшь һәм өлкән катнашучылар актив уеннар, күңелле стартлар, конкурсларда көч сынашкан, татлы ризыклар, кайнар чәй һәм пылау белән авыз иткән.

Мәртәбәле кунакларга исә бу вакытта Камил хәзрәт мәчет һәм аның комплексы буенча экскурсия үткәргән: мәчет әйләнәсен, корбан чалу, мәет юу урыннарын, ислам әдәбияты һәм мәгърифәте йортын, шулай ук мәчетнең эчке ягын һәм интерьерларын күрсәткән. Мөфти кунакларның аерым игътибарын әлеге мәчет исемен йөрткән күренекле татар дин әһеле һәм мәгърифәтче Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин музеена юнәлткән. Ул галимнең Россиянең Баш мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең остазы булуын билгеләп үткән, кунакларга татар мәгърифәтчесенең шәхси әйберләрен дә күрсәткән.

Аннары Камил хәзрәт Рушан хәзрәт Аббясов, Исмаил хаҗи Бердыев һәм Айдар Шаһимәрданов белән эшлекле очрашулар үткәргән.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров