Онлайн трансляция

Свернуть

ТР Милли китапханәсендә “Олуг китап” күргәзмәсе ачыла

ТР Милли китапханәсендә “Олуг китап” күргәзмәсе ачыла

https://tnv.ru

27 Май 2022, 11:40

416

0

ТР Милли китапханәсендә “Олуг китап” күргәзмәсе ачыла
Бүген Татарстан Республикасында Милли китапханәсендә 13:30 сәгатьтә “Олуг китап” күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Идел буе Болгары тарафыннан ислам кабул итүгә 1100-еллыкка багышлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар фондыннан Коръән мүсхәфләре һәм хәзерге заман рәссамнарының эшләре тәкъдим ителә. Күргәзмәгә килүчеләр исламда «Китап» төшенчәсенең мәгънәсен, Коръән текстын тапшыру традицияләре, татар кулъязма һәм басма китап культурасының күптөрлелеге, беренче басма Коръәннең кайда басылуы, татарларның Коръәнне дөньяның төрле телләрендә бастырып чыгарудагы роле һәм тәфсирләрнең төрлелеге турында беләчәк.

Чара кысаларында шулай ук «Коръән басмасында заманча тенденцияләр» темасына ачык дискуссия дә узачак. Анда Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры, сәяси фәннәр докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин; Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, Амстердам университеты профессоры Әлфрид Бустанов; Финляндиянең мөселман җәмгыяте имамы, философия фәннәре докторы Рамил Беляев;  Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин; Коръәннең кулъязма мүсхәфләрен күчереп язучы, реставратор, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәре Дамир Әхмәтгалиев; Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече, Казан ислам университеты мөгаллиме Әхмәд Әбү Яхья Әл-Хәнәфи катнашыр дип көтелә. Дискуссияне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эш буенча директор урынбасары Ирек Һадиев алып барачак.

Чара Татарстан Милли китапханәсе күргәзмәләр залында узачак.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров