Онлайн трансляция

Свернуть

Болгарда мөселман яшьләренең «1100 еллык форумы» узачак

Болгарда мөселман яшьләренең «1100 еллык форумы» узачак

https://tnv.ru

01 Июнь 2022, 12:56

265

0

Болгарда мөселман яшьләренең «1100 еллык форумы» узачак
23 июльдән 31 июльгә кадәр Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. «1100-еллык форумы"нда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Җыенны оештыручылар — ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү Фонды. Мөселманнарның бер атнага исәпләнгән күчмә җыены палаткалар шәһәрчегендә узачак.

Форумның төп максаты — җыенда катанашучыларга Идел буенда һәм Россиядә ислам тарихы буенча фәнни-танып белү лекцияләре, Болгар җиренең истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр аша Идел буе Болгары халыклары тарихы һәм мәдәнияте кыйммәтләрен җиткерү. Форумның төп бурычлары: Россиядә һәм Идел буенда Ислам тарихы турындагы белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү; яшьләрнең шәхси, иҗади, рухи-әхлакый үсеше өчен кирәкле шартлар тудыру; сәламәтлекне саклау һәм ныгыту; ата-бабаларыбыз турында яңа тарихи фактларны белү аша гомумкешелек мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрне үстерү; туристик, туган якны өйрәнү һәм башка эшчәнлеккә җәлеп итү.

Форум программасында дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган.

Форумга гаризаларны 10 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Диния нәзарәте сайтында калдырырга була.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров