Онлайн трансляция

Свернуть

Балалар республика клиник хастаханәсендә намаз бүлмәсен ачу тантанасы узган

Балалар республика клиник хастаханәсендә намаз бүлмәсен ачу тантанасы узган

https://tnv.ru

03 Июнь 2022, 16:29

671

0

Балалар республика клиник хастаханәсендә намаз бүлмәсен ачу тантанасы узган
Балалар республика клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургиясе үзәгендә намаз бүлмәсен ачу тантанасы узган. Бу хакта Татарстан Республикасы Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов катнашкан.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшмәкәрләр көче белән шундый сигез бүлмә булдырылды һәм төзекләндерелде. Алар “Казан молл”, “Мега”, “Сувар плаза”, “Караван”, “Порт”, “Тандем”, “Горки парк” сәүдә-күңел ачу комплексларында, Балалар республика клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургиясе үзәгендә урнашты.

Намаз уку бүлмәсе 10нчы корпуста, 5нче катта урын алган. Ул гыйбадәт кылу өчен барлык уңайлыклар белән әзерләнгән: тәһарәтханәсе бар, михраб куелган, келәм җәелгән. Намаз укырга керүчеләргә намазлыклар бар, алар буш вакытта шулай ук дини китаплар укый алалар.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров