https://tnv.ru
04 Июль 2022, 12:53
1467
0
"Корбан Фест" фестиваленең концепциясе гаилә кыйммәтләрен, рухи һәм дини традицияләрне саклауга юнәлдерелгән.
2022 елның 10 июлендә Казанда М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан, традиция буенча, "Корбан Фест" зур гаилә фестивале узачак, дип Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
Бәйрәм Казан шәһәренең ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан Казан халкы һәм кунаклар өчен бишенче тапкыр уздырыла. Чараның төп темасы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу белән бәйле булачак.
Оештыручылар әзерләгән бай бәйрәм программасы көндезге сәгать бердә (13:00) башлана һәм кичке сәгать бишкә (17:00) кадәр дәвам итәчәк. Кунаклар бөтен бәйрәм буена бөтен гаилә белән күңел ача алачак: алар өчен мастер-класслар, балалар, әниләр һәм әтиләр өчен актив уеннар, күргәзмәләр, фотозоналар, сабын тамашасы, фәнни шоу, аквагрим һәм башкалар әзерләнә. Шулай ук бәйрәм дәвамында кафе, сәүдә нокталары эшләячәк.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0