Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бер егет мәчеттән сәдака акчасын һәм машина урлаган

Татарстанда бер егет мәчеттән сәдака акчасын һәм машина урлаган

https://tnv.ru

06 Июль 2022, 10:35

1394

0

Татарстанда бер егет мәчеттән сәдака акчасын һәм машина урлаган
Питрәч районының Шәле авылында 17 яшьлек үсмер мәчетне талаган һәм машина урлаган. Бу хакта Питрәчнең «Алга» ММЧ хәбәр итә.

Мәчет имамы әлеге хәлне шәрехләгән. Тимур хәзрәт Латыйпов сүзләренчә, егет инде берничә тапкыр караклыкта тотылган булган. 24 июнь көнне егет мәчеткә кереп, сәдака акчасы җыелган тартманы алып чыга һәм кача. Бер атнадан соң яшүсмер шунда кире кайта. Икенче тапкыр ул мәчет тәрәзәсен ваткан, эчкә үтеп кергән һәм янәдән сәдака акчасын урлап чыккан.

Җинаять урыныннан ул мәчет машинасында качкан. Ачкычларны хезмәт бүлмәсендә тапкан. Егетне тоткарлаганнар, әмма ул машинага җитди зыян китерергә өлгергән.

Имам сүзләренчә, каракны җибәргәннәр. Авыл халкы аннан куркып яши. Егет әбисе тәрбиясендә генә үсә, әнисе Казанда яши.

Моңа кадәр егет авыл кибетен талауда тотылган булган.

Фото: pestrecy-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров