Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан гаете уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан гаете уңаеннан мөрәҗәгате

https://tnv.ru

08 Июль 2022, 11:12

1053

0

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан гаете уңаеннан мөрәҗәгате
Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим. Хөрмәтле дин кардәшләр! Газиз милләттәшләрем! Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Бүген, 8 июльдә, кояш баеганнан соң иң бөек мөселман бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете җитә. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче шушы мөбарәк көн белән тәбрик итәм!", - дип башлый үз мөрәҗәгатен Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Камил хәзрәт Корбан гаетенең кешеләргә биргән савабын тасвирлар өчен хәдисләргә мөрәҗәгать итә: "Зәйед ибне Әркама радыһаллаһүганһү хәбәр иткәнчә: «Сәхабәләр сораган: “И Аллаһның рәсүле ﷺ, корбан чалу – нәрсә ул?” Пәйгамбәребез әйткән: “Ул – сезнең атагыз Ибраһим галәйһисәламнең дине”. Алар сораган: “Бу гыйбадәтне кылып, без нәрсә казанабыз?”. Пәйгамбәребезﷺ әйткән: “Корбанлыкның һәр чәч бөртегеннән сезгә савап языла”. Ибраһим галәйһисәлам – тәүхид вәгазьчесе, бөек пәйгамбәр, хәлилуллаһ. Бөтен кешелек дөньясына аның тарафыннан күрсәтелгән Аллаһка тугрылык - тиңсез һәм башка бер тапкыр да адәм затлары тарихында кабатланмый!

Аллаһка карата аның тиңсез тугрылыгы бөтен кешелек дөньясына үрнәк булып тора һәм адәм затлары тарихында башка бер тапкыр да кабатланмый! Аның шушы какшамас тугрылыгы һәм көчле иманы Корбан гаетен бәйрәм итүгә сәбәп була да инде", - ди мөфти.

"Татарстанда Корбан гаетен үзебезнең дин кардәшләр дә, башка дин вәкилләре дә зарыгып көтә. Чөнки дини һәм милли карашлары нинди булуга карамастан, барлык мохтаҗлар өчен дә ул – юмартлык, игелек һәм сыйлар тантанасы. Аларга корбан итләре тарату аша Корбан гаете безне Аллаһ ризалыгы өчен мал-мөлкәтләребезне фида кылырга өйрәтә, Аңа үзебезнең тугрылыкны һәм сансыз нигъмәтләре өчен ихлас рәхмәтебезне исбатларга мөмкинлек бирә.

Газиз милләттәшләрем! Шушы мөкатдәс гает көннәрендә Аллаһ Тəгалə безнең корбаннарны кабул итеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде дә, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп әйләсә иде. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!".

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров