Онлайн трансляция

Свернуть

Кечкенәдән үк өйрәнү: Яшел Үзәннең Бәчек авылында 25ләп бала мәчеткә йөри

Кечкенәдән үк өйрәнү: Яшел Үзәннең Бәчек авылында 25ләп бала мәчеткә йөри

https://tnv.ru

13 Июль 2022, 16:39

389

0

Кечкенәдән үк өйрәнү: Яшел Үзәннең Бәчек авылында 25ләп бала мәчеткә йөри
Яшел Үзән районы Бәчек авылы мәчете каршында бер атнага җәйге лагерь ачылган. Биредә балалар әдәп-әхлак кагыйдәләренә, шәригать нигезләренә өйләнә, төрле уеннар уйныйлар, конкурсларда катнашалар. ТНВ хәбәрчесе әлеге авылның имамы Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин белән аралашты.

Балалар Хәйдәр хәзрәткә кушылып өйлә намазын да укыйлар. Мәчеткә 25ләп бала йөри. Алар, нигездә, җәйге ялга әби-бабай янына кайтучы балалар. Мәчеткә йөрүнең тагын бер үзенчәлеге — балалар татарча сөйләшә. Шул сәбәпле, кечкенә шәкертләр дини белемнәрен генә түгел, ә туган телләрен дә ныгыталар. Абыстай Резидә апа Гатауллина балаларга намаз тәртипләрен, догалар, сүрәләр өйрәтә.

Лагерьлар 2018 һәм 2019 елларда да оештырылган. Коронавирус пандемиясе башлангач, аларны туктатып торырга карар кылынган.

«Коронавирус аркасында туктатып тордык. Быел, Аллага тапшырып, тагын башладык. Без бу вакытны уку-ял итү атналыгы дип йөртәбез. Исән-сау булсак, киләсе елларны да уздырачакбыз. Балаларга ошый, сөенәләр», — дип сөйләде хәзрәт.

Уку-ял итү атналыгы 17 июль балалар Сабан туе белән тәмамланачак.

Фото: Әдилә Сираҗиева





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров