Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Корбан бәйрәме нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстанда Корбан бәйрәме нәтиҗәләре билгеле булды

https://tnv.ru

14 Июль 2022, 10:58

887

0

Татарстанда Корбан бәйрәме нәтиҗәләре билгеле булды
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте узып киткән Корбан бәйрәменә нәтиҗәләр чыгарды.

Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алучыларга — милләтенә һәм диненә карамастан, корбан итләре тапшырылды. Алар арасында шәкертләр һәм өлкәннәр, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр бар.

2022 елда республикабызда ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре күзәтчелегендә корбан чалу гамәлен башкару өчен кырыкка якын махсус мәйданчык, шул исәптән Казанда 17 мәйданчык оештырылды. Корбан чалу урыннарында барлык корбанлыклар санитария тикшерүен һәм ветеринария күзәтчелеген үтте. Корбан бәйрәме көннәрендә биологик калдыклар эшкәртелде.

Татарстан Республикасында махсус оештырылган кырыкка якын урында, Казанны да кертеп, барлыгы 13 396 баш мал чалынды, шуның 49ы — мөгезле эре терлек. Казанның үзендә 17 корбан чалу урынында 5735 баш хайван корбанга чалынган.

Татарстан районнары һәм шәһәрләре арасында алдынгы булып Яр Чаллы мөхтәсибәте тора: биредә 1300 сарык корбанга чалынган. Аннан соң Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай мөхтәсибәтләре килә - аларда 1200 шәр баш сарык. Казанда иң күп мал чалган урыннар булып «Казан нуры» (2088 сарык), «Рамазан» (651 сарык) һәм «Ризван» (450 сарык) мәчетләре тора.

Болардан тыш, Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды социаль акция кысаларында халыкның мохтаҗ катламнарына тарату өчен өстәп тагын 250 сарык чалды. Корбан гаете көннәрендә «Зәкят» хәйрия фонды 300-ләп мохтаҗ, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, инвалидларга, ятимнәргә, ялгыз гомер итүче олы яшьтәге кешеләргә корбан ите таратты. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел «Зәкят» хәйрия фонды корбан итенең бер өлешен суыткычларга сакларга куячак һәм ел дәвамында төрле хәйрия ашларында мохтаҗларны ашату өчен файдаланачак. Шул рәвешчә, быел Нәзарәтнең «Зәкят» фонды 3,5 тонна корбан итен мохтаҗларга тараткан һәм социаль проектларга җибәргән.

Шулай итеп, 2022 елда Татарстан районнарында һәм Казанда махсус корбан чалу урыннарында, Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан чалынган корбаннарны да исәпкә алып, барлыгы 13 646 баш мал корбан кылынды.

Татарстан буенча махсус урыннарда 2021 елда — 15 243, 2020 елда — 7827, 2019 елда — 11 560, 2018 елда 10 950 баш мал чалынды. Шул исәптән, Казан буенча махсус урыннарда 2021 елда — 5883, 2020 елда — 5367, 2019 елда — 6444, 2018 елда 6 320 баш мал чалынды.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров