Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яңа мәчет ачыла

Татарстанда яңа мәчет ачыла

https://tnv.ru

15 Июль 2022, 17:50

5557

0

Татарстанда яңа мәчет ачыла
16 июль Яңа Чишмә районы Акъяр авылында яңа иман йорты - мәчет ачылу тантанасы узачак. Бу хакта "Болгар радиосы"ның "Яңалыклар" хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов хәбәр итә

Әлеге чарада республика җитәкчелеге вәкилләре, дин әһелләре, авыл халкы һәм башка кайткан кунакларның катнашуы көтелә.

Акъяр авылының XVIII гасырдан бүгенгәчә булган дини тормышы шактый катлаулы: 1940 елларда манаралары киселгәч, авыл ике мәчетсез дә кала. 1992 елга кадәр ярты гасырга якын, Акъярда дин йортлары булмый. 1992 елда яңадан авылда мәчет эшли башлый, бүгенгесе көндә ул инде күптәннән капиталь ремонт таләп итә.

Яңа мәчеттә 12 укучыга исәпләнгән уку-укыту классы бар.

Фото: "Татар-информ"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров