Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанга беренче хаҗилар кайтты

Татарстанга беренче хаҗилар кайтты

https://tnv.ru

19 Июль 2022, 10:45

2922

0

Татарстанга беренче хаҗилар кайтты
18 июльдән 19 июльгә каршы төндә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме туган якларына кайтты. Күркәм гадәт буенча, аларны Габдуллы Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якыннары, дуслары, гаилә әһелләре каршы алды, дип яза Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Татарстан мөселманнары мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да әлеге төркем белән кайтты. «Хаҗ кылган кеше яңадан туган кебек була: ул үзенең гөнаһ капчыкларын бушата, күңелен чистартып кайта. Хәзер инде хәрәмнән сакланып яшәргә кирәк. Раббыбыз хаҗларны һәм корбаннарны кабул итсен. Аллаһы Тәгалә безгә Аның Җәннәтләрендә бүгенгедәй шат булып очрашырга насыйп әйләсә иде», — диде ул

Исегезгә төшерәбез, быел 810 татарстанлы хаҗ кылды. Бүген «Татарстан хәбәрләре» чыгарылышында әлеге чарадан сюжет карый аласыз.

Фото: dumrt.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров