Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанга кайтучы хаҗиягә Төркиядә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар

Татарстанга кайтучы хаҗиягә Төркиядә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар

https://tnv.ru

20 Июль 2022, 11:31

2688

0

Татарстанга кайтучы хаҗиягә Төркиядә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар
Хаҗ гыйбадәтләрен үтәп Казанга кайту өчен 17 июльдә юлга чыккан Татарстан хаҗиясе 62 яшьлек Гөлшат Хәйретдинова Җиддәдән Истанбулга очканда самолетта үзен начар хис итте, дип яза Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Очкан вакытта аның хәле начарая. Хаҗилар белән бергә очучы табиблар хаҗиягә беренче ярдәм күрсәтә алганнар. Нәтиҗәдә, самолетны Төркиядә төшерергә карар кылынган һәм аэропортка ашыгыч ярдәм табиблары киткән.

Төркия табиблары Казан коллегалары тарафыннан башкарылган ашыгыч ярдәмне югары бәяләде һәм хәлиткеч булды дип атаган. Алар билгеләп үткәнчә, Казан табиблары, үз тәҗрибәләренә таянып һәм анализ өчен төгәл аппаратура булмаган килеш, хаҗия клиникага исән-имин килеп җитсен өчен, дәвалау һәм комплекслы чаралар үткәрү методикасы буенча дөрес карар кабул итте.

Авыр хәлдә китерелгән пациентканы Төркиянең җирле табиблары тиз арада тикшергәннән соң, ашыгыч рәвештә операция ясау кирәк икәнлеген әйттеләр.

Татарстан хаҗиларының, Гөлшат ханымның якыннары һәм туганнарының, барлык битараф булмаган кешеләрнең актив тырышлыгы һәм «ДУМ РТ Хаҗ» операторы ярдәме белән кыска вакыт эчендә Гөлшат ханымга операция ясау өчен 12 мең доллар күләмендә акча җыелды.

Гөлшат апа Истанбул клиникасында дәваланырга тагын бер атнага калачак. Аның белән улы калган. Хәзерге вакытта сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.

Фото: dumrt.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров