Онлайн трансляция

Свернуть

Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылган

Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылган

https://tnv.ru

25 Июль 2022, 16:29

516

0

Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылган
Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә дәваланучы мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе ачылган. Берничә көн элек шул ук хастаханәдә православ динен тотучылар өчен дә гыйбадәт бүлмәсе ачылган иде. дип яза Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге бүлмәләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү кысаларында булдырылган. Аларны ачу тантанасында хакимият башлыгы Марат Зиатдинов, районның баш табибы Сергей Мишакин, имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин, мәхәллә халкы, район үзәк хастаханәсе табиблары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстан Республикасының барлык район хастаханәләрендә дә диярлек намаз уку бүлмәләре бар. Моннан тыш, намаз уку өчен 2 бүлмә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (Чаллы) эшли. Казанда зур медицина учреждениеләрендә шулай ук намаз бүлмәләре бар, алар– МКДЦ, РКБ, ДРКБ, Республика клиник онкология диспансеры, 7 шәһәр хастаханәсе.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров