Онлайн трансляция

Свернуть

Иркутск өлкәсендә яңа мәчет төзеләчәк

Иркутск өлкәсендә яңа мәчет төзеләчәк

https://tnv.ru

26 Июль 2022, 11:15

312

0

Иркутск өлкәсендә яңа мәчет төзеләчәк
Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев Ангарск шәһәрендә яңа мәчеткә нигез салуга багышланган тантанада катнашты, дип яза "Татар-информ".

«Мәчет сүзе гарәпчәдән «сәҗдә кылу урыны» дип тәрҗемә ителә. Иман йорты буш сүзләр сөйләр өчен түгел, ә Аллаһы Тәгаләгә табыну һәм аңа дан җырлау өчен билгеләнгән. Мәчетләр дин тотучылар белән тулып торырга, анда күмәк намазлар укылырга тиеш», диелә хәбәрдә.

Мөфти әлеге изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдергән. Чарада шулай ук Ангарск шәһәре имамы Ренат хәзрәт, Усолье-Сибирское шәһәре имамы Сәлахетдин хәзрәт һ.б. сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаган.

Фото: dsmr.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров