Онлайн трансляция

Свернуть

Чистайда мәетханә төзү эшләре башланган

Чистайда мәетханә төзү эшләре башланган

https://tnv.ru

29 Июль 2022, 10:20

277

0

Чистайда мәетханә төзү эшләре башланган
Чистай мөхтәсибәтенең “Нур” мәчете янәшәсендә мәетханә төзелеше башланып китте. Әлеге корылмага нигез ташы салу тантанасына Чистай шәһәренең барлык мәчетләреннән имамнар җыелды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте..

Район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай мөхтәсибәтендә бердәнбер булган мәетханәнең бүгенге көн таләпләрен исәпкә алып, халык соравы буенча төзелүен билгеләп үтте.

Мәетханәне 2023 ел башына кулланылышка тапшыру көтелә, аның якынча мәйданы 300 квадрат метрны тәшкил итә. Мәетханә Вахит урамы, 43нче йорт адресы буенча урнашкан.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров