Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмарада Россия күләмендә V Мәчкәрә укулары узачак

Кукмарада Россия күләмендә V Мәчкәрә укулары узачак

https://tnv.ru

08 Август 2022, 14:30

370

0

Кукмарада Россия күләмендә V Мәчкәрә укулары узачак
17 август Кукмара районында «V Мәчкәрә укулары» дип исемләнгән Россиякүләм фәнни-гамәли конференция узачак. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Татарстанның Кукмара мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Фәнни җыен эшендә катнашу өчен күпләгән дин әһелләре, күренекле галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, милли мирас, мәдәният, татар дин гыйлеме фикере үсеше белән кызыксынучы шәхесләр, каләм ияләре, шәкертләр чакырулы.

Укулары Кукмара районының Мәчкәрә авылында уза. Революциягә кадәр ул Россиядә иң зур мөселман мәгарифе учакларының берсе булган. Мәчкәрә тарихы 1678 елдан ук билгеле. 1791-1793 елларда биредә 1 гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешов акчасына таш мәчет салына. Бүген ул Екатерина II указыннан соң салынган Татарстанда иң борынгы таш мәчетләр санына кертелә. 2022 елның 18 мартында мәдәни мирас объекты булып саналган Беренче Җәмигъ мәчеттә рәсми рәвештә реставрация эшләренә старт бирелде. Мәчкәрә мәчете безнең көннәргә кадәр кулдан язылган бизәкләре белән сакланып калган, татар мәдәнияте архитектурасына караган уникаль һәйкәл булып тора. Мәчкәрә мәчетенең мәдрәсәсе дә була. Анда шәкертләрне атаклы дин әһелләре укыткан: Габденнасыйр Курсави, Багаветдин Мәрҗани (Ш.Мәрҗанинең әтисе), Хәйрулла Госманов («Госмания» мәдрәсәсенә нигез салучы) һ.б.

Шул рәвешле, ел саен Мәчкәрә укуларын уздыру татар рухи мирасын өйрәнүгә һәм саклауга бер өлеш кертә, аның тирәсендә бөтен илдән төрле дин әһелләрен, галимнәрен, җәмәгать эшлеклеләрен, тарихчыларны җыя.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров