Онлайн трансляция

Свернуть

Арча районында яңа мәчет ачылды

Арча районында яңа мәчет ачылды

https://tnv.ru

15 Август 2022, 16:12

920

0

Арча районында яңа мәчет ачылды
Кичә, 14 августта, Арча районы Яңа Ашыт авылында яңа мәчет ачылу тантанасы узган. Гыйбадәт йорты мөхтәсибәттә 93нче булып үз ишекләрен ачты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде һәм мөселман кешесе тормышында мәчетләрнең әһәмияте, аларны кадерләү хакында вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Яңа Ашыт авылында ачылган яңа мәчеткә "Әлминә" исеме бирелде. Әлминә Нигъмәтҗанова – шушы авылда 20 елдан артык абыстай булып хезмәт иткән, халыкка дин нигезләрен җиткергән шәхесләрнең берсе.

"Яңа Ашыт мәчете ике ел эчендә авыл халкының һәм хәйриячеләрнең ярдәме белән сафка баскан. Кырык кеше сыйдырылышлы гыйбадәт йорты ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, барлык уку кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән, бинага электр уты һәм җылыту системасы кертелгән" - мәчет имамы мәгърүф хәзрәт Рәүпов.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров