Онлайн трансляция

Свернуть

Арча районында яңа мәчет ачылган

Арча районында яңа мәчет ачылган

https://tnv.ru

23 Август 2022, 14:00

1426

0

Арча районында яңа мәчет ачылган
20 август Арча районы Казанка авылында тантаналы рәвештә яңа мәчет үз ишекләрен ачты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Тантанада катнашучыларны Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан мөфтие исеменнән сәламләгән, вәгазь, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткергән, мәчет төзүдә зур хезмәт куючыларга рәхмәт хатлары тапшырган. Өйлә намазы алдыннан тәкбирләр әйтелгән, дога кылынган.

Казанка авылында мәчет моннан 20 ел элек төзелә башлаган булган һәм ул тулысынча быел сафка баскан. Яңа мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәт алу, намаз уку, дини дәресләр һәм ифтарлар үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, ул бер катлы.

Мәчетнең гомуми мәйданы - 88,5 квадрат метр тәшкил итә. Мәчеткә ремонт ясалганда ук биредә барлык намазлар да укылган.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров