Онлайн трансляция

Свернуть

Таушалган яки искергән дини китапларны нишләтеп була?

Таушалган яки искергән дини китапларны нишләтеп була?

https://tnv.ru

12 Сентябрь 2022, 10:39

632

0

Таушалган яки искергән дини китапларны нишләтеп була?
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына таушалган, искергән яисә кирәкмәгән дини китаплардан котылу тәртибен аңлаткан.

«Дини китаплардан котылырга кирәк булганда, иң яхшы юл — аларны кеше йөрмәгән җиргә күмеп кую. Мондый мөмкинлек булмаганда, дини китапларны яндырырга була. Ләкин җылыну яисә ризык пешерү өчен ягылган утта түгел, ә аерым шушы максаттан махсус ягылган учакта яндырырга кирәк. Яндырылган китапларның көле күмеп куела», – дигән Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков.

Әгәр дә китаплар борынгы, тарихи кыйммәткә ия икән, аларны китапханәгә яисә архивка биреп була.

Фото: "Татар-информ"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров